news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Совет халкының бөек батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр

Татарстан Президенты ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Совет халкының бөек батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Бу хакта Казанның Меңъеллык мәйданында узган Җиңү парадында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Республика җитәкчесе сүзләренчә, 76 ел элек Берлинда рейхстаг өстенә совет сугышчылары Җиңү Байрагын урнаштыра. «Бу нацизмның һәм кешелек тарихындагы иң канкойкыч сугышның тәмамлану билгесе була», — диде ул.

Миңнеханов әйтүенчә, 9 Майда — «бу изге көндә» һәр кеше сугышта катнашкан кешеләрне, фронтта һәлак булган һәм алны-ялны белмичә тылда хезмәт иткәннәрне хөрмәт белән искә ала.

«Сез зур батырлык кылдыгыз, без моны беркайчан да онытмаячакбыз. Сезнең алда баш иябез, Бөек Җиңү өчен хөрмәт һәм ихтирам белдерәбез. Безнең бабаларыбызның батырлыгы онытылмасын, ә гражданнарыбыз көчле илдә яшәсен өчен барысын да эшләгәнсез», — диде ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына.  

Татарстан Президенты сүзләренчә, «геройлар буынының данлы хәрби традицияләрен Россия армиясе дәвам иттерә». «Югары баш командующий Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона куәте, хәрби потенциалы һәм Россия Кораллы көчләренең абруе арта», — дип өстәде ул.

Миңнеханов ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде. «Яу кырында һәлак булганнар каршында тирән ихтирам һәм горурлык белән баш иябез», — дип йомгаклады ул.

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны Меңъеллык мәйданы булды. Монда Казан гарнизоны гаскәрләре — 2 меңнән күбрәк хәрби, курсантлар, кадетлар һәм суворовчылар, шулай ук хәрби техника, шулай ук Т-34 һәм ИС танклары узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100