news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Республика башлыгы Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов, Борис Кузнецов һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Республика башлыгы Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов, Борис Кузнецов һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты.
Мәңгелек утка шулай ук Россия Кинематографистлар берлеге рәисе Никита Михалков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Ильсур Метшин да чәчәкләр салды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot