news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

Дәүләт Советы Рәисе үз гаиләсендәге Җиңү көне белән бәйле традицияләрне дә сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар һәм ветераннар белән берлектә Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

Ул хәрбиләр кабере булган «Сугышчы» мемориалына һәм Бөек Ватан сугышы елларында Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил солдатлары истәлегенә куелган таш янына килде.  

«Бүген сөенечле дә, шул ук вакытта моңсу да көн. Күзгә яшьләр килә торган Җиңү көне. Без чәчәкләр салдык, яраланудан госпитальләрдә вафат булып, Архангел зиратында җирләнгән сугышчыларны искә алдык. Якыннары сугышта катнашмаган бер генә гаилә дә юк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул үз гаиләсендәге Җиңү көне белән бәйле традицияләрне дә сөйләде. Дәүләт Советы Рәисенең һәм аның хатынының әтиләре Бөек Ватан сугышын узган һәм Әлмәт зиратында җирләнгән. Ел саен Җиңү көне алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин балалары һәм оныклары белән бергә Әлмәткә кайтып, аларны искә ала.

«Үземнең әти дә, хатынымның әтисе дә Бөек Ватан сугышының беренче һәм соңгы көненә кадәр көрәшеп, исән-имин әйләнеп кайталар. Бәхеткә, шуннан соң аларның балалары — без туганбыз. Алар Әлмәт зиратында җирләнгән, Казанга күченгәннән бирле без гаиләбез белән һәр елны 9 май алдыннан шунда кайтабыз. Быел кайтып, чәчәкләр салып килдек инде», — дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе. 

Шулай ук ветераннар да чәчәкләр салды. Аларның берсе, 95 яшьлек Туфан Насыйбуллин Бөек Ватан сугышы вакытында самолетлар механигы булып хезмәт иткән. Ветеран ул еллардагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Мин күп геройлар күрдем. Ул вакытта Җиңү яулау — бурыч иде. Малай вакытта армиягә бару теләгем зур иде. Форма кигән, медаль таккан сугышчыларны күргәч, алар кебек буласы килә иде», — дип сөйләде ветеран. Шулай ук ул яшь буынга мөрәҗәгать итте һәм аларны күбрәк китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә, ялкауланмаска өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100