Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләр каберенә чәчәк салды
Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында хәрбиләр каберенә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды.
Тантана башланыр алдыннан Алексей Песошин чарага килгән сугыш ветераннарын сәламләде һәм аларны Җиңү көне белән котлады. Соңыннан җыелган кешеләр «Җиңүче солдат» монументына янына килде. Традиция буларак монумент янына мактаулы каравыл куелган иде.
Һәйкәлгә чәчәкләр салганнан соң, тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды. Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады, күгәрченнәр очырдылар. Чарага җыелган кешеләр алдыннан тантаналы марш узды.
Шулай ук «Кайгылы солдат» монументына да чәчәкләр салдылар. Моннан тыш, чарага җыелучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, Арча зиратында җирләнгән Казанның мактаулы гражданины, Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаевны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны һәм башка легендар татарстанлыларны искә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз