Татарстан җитәкчелеге Җиңү паркында Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салды

Рәсми затлар, шулай ук, хәрби техниканы карады, Тыл хезмәтчәннәренә, Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә мемориалына чәчәкләр салды. Аңа шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин кушылды. 

  • Мемориал комплекс 2016 елның 30 июнендә ачылган. Сугышта һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү һәм алар турында мәгълүмат җиткерү өчен булдырылган. Бирегә килгән һәркем дежур операторлар ярдәме белән һәлак булган туганының язмышы турында белә ала. Мәрмәрдән эшләнгән элмә такталарда Татарстанның 236 Советлар Союзы Герое һәм Дан ордены Тулы Кавалер исемнәре мәңгеләштерелгән.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар шулай ук Тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Сугыш елларында тылдан бик күп хәрби кирәк-яраклар, авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы фронтка озатылган. 

Алга таба Татарстан җитәкчелеге Аналарга һәм тол хатыннарга багышланган һәйкәл алдында баш иеп, чәчәкләр салдылар.

Аңа кадәр рәсми затлар Бөек Ватан сугышы елларында чыккан һәм кулланылган хәрби техниканы карап чыктылар. Алар арасында легендар машиналар, танклар бар. Турыдан-туры трансляцияне алып баручылар хәрби машиналарның тарихы турында сөйләделәр.

Сугыш елларында Казан дары заводы, самолетлар җитештерү заводлары һәм башка предприятиеләрнең керткән өлеше билгеләп үтелде. Атаклы Катюша минометларын җитештерүдә дә казанлыларның өлеше зур. Ул минометларда кулланылган төтенсез дарыны уйлап чыгару, җитештерү дә Казандагы 40нчы заводка бәйле. 

Аларны үзйөрешле туп миномет рәвешенә китереп, Катюша буларак җитештереп чыгару да безнең заводларда башкарылган. Бу минометлар 1941 елның көз-кышын Мәскәү тирәсендәге сугышларда һәм 1942 елда Сталинградта күпләп кулланыла башлый.

Биредә, шулай ук, Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркының алдагы үсеш концепциясе күрсәтелде. Бүген Җиңү паркында яңа Җиңүче Совет сугышчысына һәйкәл дә ачылды.