news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов видеоэлемтә аша республикада элемтә операторлары вәкилләре белән очрашты

Республикада интернетка керү хезмәтләрен 9 элемтә операторы тәкъдим итә.

Миңнеханов видеоэлемтә аша республикада элемтә операторлары вәкилләре белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша республикада элемтә операторлары - компания вәкилләре белән очрашты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә Татарстанда 9 элемтә операторы интернетка керү хезмәте күрсәтә. Социаль челтәргә 1 миллионга якын абонент өйләреннән чыга.

«Төп тема – ничек итеп ышанычлы элемтәне тәэмин итү. Бүгенге көндә читтән торып эшләнүче бөтен эш интернетны куллану белән бәйле», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кичә республика мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында, шул исәптән районнарда дистанцион белем бирүне оештыру эше белән танышуын искәртте. «Без ике тема күрәбез. [Беренче] - бу ышанычлы элемтә белән тәэмин итү. Чөнки укытучылар, кагыйдә буларак, укытуны өйдән һәм өлешчә мәгариф учреждениеләреннән алып бара. Һәм икенчесе - интернетның түбән тизлеге. Бу проблеманы хәл итүдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы эшли», - дип искәртте Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100