Татарстанга Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы эш буенча килде

Бүген Казанда Россия-Индонезия бизнес-форумы уздырыла

  (Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстан Республикасына Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил эш буенча килде. Казан аэропортында Җәлил әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. рәсми затлар каршы алды.

Бүген Казанда Россия-Индонезия бизнес-форумы уздырыла, аннары сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең Х утырышы була, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.