news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Көек бистәсендә мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты

Транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен һәм торак массивында яшәүчеләр өчен эш урыннары булдыру мөмкинлеген карарга кирәк, дип саный Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Көек бистәсендә мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Көек бистәсендә яңа мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов бүген республика Хөкүмәте һәм муниципалитетка ике атна эчендә Көек бистәсендә мәктәп төзү буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә биргән. «Шулай ук транспорт инфраструктурасы мәсьәләләрен өйрәнергә һәм торак массивы янында эш урыннары булдыру мөмкинлеген карарга кирәк», - диде ул.

Лаеш районының Көек бистәсендә актив рәвештә күп фатирлы торак йортлар төзелә. Шул ук вакытта, биредә нибары бер балалар бакчасы бар һәм бер мәктәп тә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100