^Минтимер Шәймиев: “Икътисад җитәрлек кадәр төгәл фән, әмма ул барыбер халыкка хезмәт итә”

^Минтимер Шәймиев: “Икътисад җитәрлек кадәр төгәл фән, әмма ул барыбер халыкка хезмәт итә”

(Казан, 9 март, “Татар-информ”). “Труд” газетасында басылып чыккан интервьюда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев заманча социаль реформаларда икътисад һәм әхлаклылык арасында үзара элемтә барлыгын билгеләп үтте. Шуның белән бергә, әлеге реформаларны тормышка ашыру белән бәйле кискен моментлар барлыгын да ассызыклады.

“Беренче көннәрдә кешеләр үзләре урамга чыкты, ә хәзер, иң кискен проблемалар хәл ителгәндә, партияләр хәрәкәткә килде. Аларның күпме булуын шунда гына беләсең. Ә алда торак-коммуналь хуҗалык реформасы көтә. Шулай булгач, мондый төр ризасызларны “яклаучылар,ны” алда да күрербез, - диде ул. Һәм: - Барлык бу вакыйгалар бик күпләрнең намуслылыгын тикшерү булды,” - дип өстәде.

Аның фикеренчә, реформаларны эшләгәндә һәм тормышка ашырганда икътисадның гына түгел, ә кешеләр мәнфәгатьләре дә күздә тотылган очракта гына алар уңышлы һәм нәтиҗәле була. “ Халыкка күбрәк аңлатырга һәм законнарны гамәлгә ашырганда өзеклекләргә юл куймаска кирәк. Башта кешеләр акча алырга тиеш, ә аннары инде хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе туарга тиеш”, - диде ул.

Моннан тыш, милләтара мөнәсәбәтләргә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Президент фикеренчә, аларны сабырлык һәм күп көч куеп кына хәл итеп була. “Милләтчелек сәясәттә иң җиңел юл, халык массаларын күтәреп чыгуның иң җиңел ысулы. Һәм иң куркынычы. Төбәкләрдә моның белән үзеңне күрсәтү җиңелрәк. Әле бу эшләрдә күчеш чорын, реформа кыенлыкларын да файдалансаң. Ә алга таба нәрсә? Мондый “патриот”лардан куркырга кирәк!”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Казанның 1000 еллыгына әзерлек турында сөйләп, Минтимер Шәймиев әлеге әзерлек чаралары үзәгендә “ коры табыш саннары түгел, ә кешеләр” дип билгеләп үтте. Без юбилейга күп кенә чаралар билгеләдек. Һәм аларны эшләдек тә”. Республика башкаласында метро төзү, авыл районнарын газлаштыру, “Тузган торак” программасын тормышка ашыру һәм яңа социаль ипотека программасы башлану моны раслый, шул исәптән, аның бер шарты – яшь гаиләдә бала туган очракта, алар яңа торак мәйданының 18 квадрат метрына түләүдән азат ителәләр. “Яшьләр хакында, демографик хәл турында бик күп сөйләргә була, әмма проблемаларны хәл итү өчен реаль шартлар тудырырга кирәк”, - дип саный Президент.