Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Иннополис төзелеше һәм инфраструктурасы хакында киңәшмә уздырды
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомство башлыклары катнашты.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис үсешенә багышланган киңәшмә үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә Иннополисны проектлаштыру һәм комплекслы төзүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бизнесмен Николай Никифоров («Иннополис үсеше» ҖЧҖ һәм «Дигинавис» ҖЧҖ) технопарклар проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Чарада катнашучылар шулай ук шәһәр инфраструктурасын булдыру һәм үстерү турында фикер алышты.
«Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомство башлыклары катнашты», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз