Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Парламент дәресе - халык кыйммәтләрен саклауның яңа формасы ул
Барлык мәктәпләрдә «Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге - республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре була.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел республиканың барлык мәктәпләрендә 15-20 февральдә парламент дәресләре үткәрелә. Ул республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана, бу — этник кыйммәтләрне саклауның яңа формасы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан укытучылары белән очрашуда шул хакта әйтте.
«Глобальләшү һәм унификациянең заманча процесслары территориаль чикләрне юды. Миграцион агым арту, шулай ук мәгълүмат челтәрләре үсү нәтиҗәсендә мәдәният, традицион кыйммәтләр югала баруы күзәтелә. Бу безне уйланырга, этник кыйммәтләрне трансляцияләүнең яңа формаларын эзләргә мәҗбүр итә», — диде парламентарий.
Тел, милли мәдәни тәңгәллекне ретрансляцияләү коралы буларак, аеруча зур әһәмияткә ия, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә җитәкчеләре, парламент дәресләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашучы педагоглар белән очрашты.
Быел «Татарстан — уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге — республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре узачак.

Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалары, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) конкурслары уза. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз