news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Тукай районының пандемия чорындагы уңышларын уңай бәяләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитет макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калган бик аз районнарның берсе.

Алексей Песошин Тукай районының пандемия чорындагы уңышларын уңай бәяләде

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 2020 ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калган Татарстанның бик аз муниципалитетларының берсе булып тора. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин Тукай районы Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Чара Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданчыгында узды. Чара башланганчы Алексей Песошин районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе, шулай ук муниципалитетның 45 еллык юбилеена багышланган экспозиция белән танышты.

Республика Премьер-министры үз чыгышында районның агросәнәгать комплексындагы, халыкның эшлекле активлыгын үстерүдәге һәм территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте.  

Татарстан Хөкүмәте башлыгы районда булган проблемаларга да, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе һәм салым бурычларына да кагылды. Ул үз чыгышында районда булган хезмәт хакы белән бәйле проблемаларны да искә төшерде. Халыкның 13,2 проценты минималь хезмәт хакы дәрәҗәсеннән азрак керемгә ия.

Соңыннан Премьер-министр Тукай районында яшәүчеләргә республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгыларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100