news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен илледән артык кеше алды.

Алексей Песошин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Биредә мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, республика сәнәгате предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь һәм төзелеш тармаклары вәкилләре бар. Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм», — диде Алексей Песошин, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан гадәттәгечә лидер-төбәкләр арасына кергәнлеген әйтте. Быелгы тугыз ай нәтиҗәләре буенча республика федерациянең барлык субъектлары арасында сәнәгать өлкәсендә җитештерү күләме буенча бишенче урынны, Идел буе федераль округында беренче урынны тота. Татарстан шулай ук торак тапшыру буенча бишенче урында, төзелеш эшләре күләме буенча алтынчы урында тора һәм ваклап сату әйләнеше буенча җиденче урынны били.

«Көчле Россия нигезе — кешеләр иминлеге. Татарстанлыларның иминлеге — безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе», — дип искәртте ТР Премьер-министры.

РФ Президенты Указы белән ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенең Социаль объектлар белән идарә итү идарәсенең Лениногорск шәһәре 2 нче торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Изаил Габдрахманов һәм генераль директорның беренче урынбасары — «Казан оптика-механика заводы» АҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Владимир Лаврентьев бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме «КАМАЗ» ГАҖ запас частьләр заводының ремонт-механика цехының автомат линияләрен һәм агрегат станокларын көйләүче Назыйм Низамовка бирелде. «Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исеменә Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедра мөдире Тимур Зефиров лаек булды.

Бу көнне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен илледән артык кеше алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100