news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Дәүләт Советы утырышында тел мәсьәләсе буенча фикер алышу бара

Парламентарийлар каршында Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүген бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышы дәвамында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуга керештеләр.

Хәзерге вакытта парламентарийлар каршында Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары - Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясый. 

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Утырыш башланганда 78 депутат теркәлгән иде.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/127/

news_right_1
news_right_2
news_bot