Рөстәм Миңнеханов һәм Ерлан Искаков уртак проектларның үтәлеше хакында фикер алышты

Ерлан Искаков узган айда Казахстанның Казандагы генераль консулы вазифасына кереште.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы һәм Казахстан проектларын гамәлгә ашыру барышында алдагы партнерлык һәм хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ерлан Искаков узган айда Казахстанның Казандагы генераль консулы вазифасына кереште.