Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск табиблары белән очрашты
Очрашу барышында Менделеевск районына 112 ашыгыч ярдәм машинасы кайтачагы билгеле булды. Моннан тыш быел районның Актаҗик авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә гариза расланган.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Менделеевск үзәк район хастаханәсе табиблары белән очрашты.
Очрашуда район башлыгы Валерий Чершинцев һәм Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та катнашты.
Мөхәммәтшин медицина хезмәткәрләреннән бүгенге катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә нинди проблемалар белән очрашуларын сорады. Парламент башлыгы аларга хезмәтләре һәм фидакярлекләре өчен рәхмәт белдерде, күп табибларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, «кызыл зона»ларда эшләвен әйтеп үтте.
Дәүләт Советы Рәисе Covid-19 вирусыннан вакцина ясатуның мөһимлеген һәм халык арасында әлеге юнәлештә аңлату эшләре алып бару кирәклеген белдерде.
«Ковид белән көрәшүне дәвам итәбез, прививка кадатсыннар өчен, кешеләргә аңлатырга кирәк», — диде Мөхәммәтшин.
Менделеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова хастаханә персоналының ковидка каршы барлык чараларны да үтәвен һәм чирнең алга таба таралмавы өчен тырышуларын әйтте. Аның сүзләренчә муниципаль районда яшәүчеләрнең 50 проценты вакцина ясаткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз