news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күп балалы гаиләләргә бүләкләр бирде

ТР Президенты сүзләренчә, чын мәхәббәт кенә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә.

Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күп балалы гаиләләргә бүләкләр бирде
tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул итте, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республика Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүген Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр», – диде Галимова.

«Гаилә институтын ныгытудагы казанышлары һәм балаларга әйбәт тәрбия биргән өчен «Ата-ана даны» орден медале, шулай ук «Ана даны» медальләре тапшырылды», - дип өстәде ул.

Биш бала тәрбияләп үстергән Балтач районыннан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар «Ата-ана даны» орден медаленә ия булды.

«Ана даны» медальләренә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Кукмара районыннан Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булды. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган иде. Ул чын мәгънәсендә мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, дип билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100