news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды

Чикләү чаралары киметелгәннән соң, Татарстан Президенты республикадан читтә беренче эшлекле сәфәрдә булды.

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын үзара хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Республикасы Алтай Республикасын автомобильләр, дарулар, медицина җиһазлары, халык кулланылышы товарлары һәм көнкүреш химиясе белән тәэмин итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгы Олег Хорохордин белән очрашуда әйтте.

Очрашуда әйтелгәнчә, Татарстан ел саен Алтай Республикасын якынча 450 млн сумлык продукция белән тәэмин итә. Сөйләшү барышында, Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгын республикалар арасында хезмәттәшлекне ныгытырга өндәде.

Моңа беренче адым булып, Татарстан һәм Алтай арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза кую булды.

«Бу безнең республикалар мөнәсәбәтләрендә яңа этап. Эпидемиологик вазгыять якын арада яхшырыр һәм без гадәти эш режимына кайтырбыз, бөтен көчебезне төбәкләребез тормышының барлык өлкәләрен торгызуга һәм хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтербез дип өметләнәм», — диде Татарстан Президенты документка имза куйганнан соң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100