Казанга эш сәфәре белән Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский килде

Визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узачак

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Кичә кич Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский килде.

Бүген, 2015 елның 8 июнендә, Татарстанның шәрәфле кунагы һәм Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә очрашачак, алар киләчәк төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Орел өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзалау көтелә.

Моннан тыш, Вадим Потомский һәм Орел өлкәсе делегациясе әгъзалары, Татарстанга визитлары кысаларында, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Уку-лаборатория кампусына һәм «Медицина фәне үзәге» («Эйдос») медицина симуляторларының төбәк инжиниринг үзәгенә барырга, ИТ-парк югары технологияләр паркы эшчәнлеге белән танышырга, «Химград» технопаркында булырга, «Электрон Татарстан» һәм «ГЛОНАСС+112» проектларын тәкъдир итүдә катнашырга, «КАИ-Лазер» лазер технологияләре инжиниринг үзәген карарга җыена. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.