news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев: “Дөнья хезмәттәшлеккә омтылучылар җиңеп чыгарлык итеп корылган”
XII Петербург икътисади форумы төгәлләнгәч, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев аның нәтиҗәләренә аңлатма бирде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 7 июнь, Андрей Лебедев махсус “Татар-информ” өчен). Бүген XII Петербург икътисади форумы төгәлләнгәч, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев аның нәтиҗәләренә аңлатма бирде.
“Дөнья хезмәттәшлеккә омтылучылар җиңеп чыгарлык итеп корылган, - дип ассызыклады республика башлыгы. – Мондый күренешне без бизнеста да, сәясәттә дә, халыкара мөнәсәбәтләрдә дә очратабыз. Мондый нәтиҗәгә мин ел саен Швейцариядә үткәрелеп килүче легендар Давос форумында килгән идем. Әлеге форумда миңа ике тапкыр катнашырга туры килде”.
Давоска билгеле бер өлкәдә мөһим мәгълүматка ия кешеләр җыела, алар үзләренең потенциаль партнерлары белән бәйләнешкә керә, алардан ярдәм һәм теләктәшлек көтә, аннары оештыручылар ярдәмендә очрашулар билгели, дип ачыклык кертте ТР Президенты.
“Шундый элемтәләр нәтиҗәсендә аларның бизнесы сизелерлек алга китә. Сөйләшүләрнең нәтиҗәсе ничек кенә булса да, күңел төшенкелегенә бирелүнең мәгънәсе юк, - дип саный республика башлыгы. – Ник дигәндә, форумда башка җитди кешеләр белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек бар бит. Шул рәвешчә күп кенә проблемалы мәсьәләләр көн үзәгеннән төшеп кала. Шулай да ассызыклап үтәм: кагыйдә буларак, мондый элемтәләр конкрет килешүләр яки проектлар рәвешендә гамәлгә аша”.
Петербург форумы элегрәк, нигездә, Россия күләмендә генә үткәрелсә, соңгы елларда ул халыкара масштабка чыга. Минтимер Шәймиевнең сүзләренә караганда, пленар утырышта форумда катнашучылар дөнья күләмендә танылган экспертларның фикерләрен тыңлаган, форум ачылышында көтелмәгән чыгышлар яңгыраган. Әлеге чыгышларда кешелекнең киләчәк язмышы турында тирән борчылу белдерелә. ТР Президенты фикеренчә, чыгыш ясаучыларның калганнары “алдагы үсешкә мөһим сценарийлар бирде”. Сүз аерым дәүләтләрнең үсеше хакында барды. Азык-төлек куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохит, ерак киләчәктә энергетик ресурслар белән тәэмин итү мәсьәләсе хакында сөйләделәр.
“Көннән-көн киңрәк колач җәюче глобальләшү процессын исән-имин үткәреп җибәрү өчен, һәрбер ил көченнән килгән кадәр өлеш кертергә тиеш. Биредә без миллилектән глобальлеккә йөз тотарга тиешбез. Юкса арбадан төшеп калуың да бар. Бу безгә, Татарстанда яшәүчеләргә дә кагыла. Без искәрмә түгел”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы форум кысаларында берничә мөһим очрашу үткәрелүен билгеләп үтте. Иң элек Татарстан делегациясе үз иленең эшлекле даирәләре вәкилләре белән килгән Колумбиянең вице-президенты белән сөйләшүләр үткәрде. Форумның рәсми ачылышы көнендә Бөтендөнья банкының идарәче директоры белән планлаштырылган очрашу булды, соңыннан Минтимер Шәймиев яңа автомобильләр эшләп чыгару буенча “Соллерс” һәм “Фиат” компанияләре уртак предприятиесен төзү турында мөһим килешүгә кул куюда катнашты. “Киләчәктә биредә елына 150 мең машина эшләп чыгарылыр дип көтелә. Шул рәвешчә, Татарстан йөк автомобильләре генә түгел, җиңел автомобильләр җитештерү үзәгенә дә әверелә. Димәк, без үз юлыбызда тагын да алгарак китәчәкбез”, - дип сүзенә йомгак ясады Татарстан Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot