news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү иң югары дәрәҗәдә узарга тиеш

Киләсе атнада, 13 майда, мөселманнар изге Рамазан ае — Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Җиңү көне хөрмәтенә бәйрәм чаралары иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында шимбә киңәшмәсендә әйтте.

Республика җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераннарына — фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм уртак Җиңүгә өлеш кертүчеләргә зур игътибар бирергә өндәде. Президент искәрткәнчә, бүген Татарстанда 24 меңнән артык ветеран яши, шуларның 601е — сугышта катнашучылар.

«Вакыт аяусыз. Елдан-ел ветераннар кими. Аларга тиешле игътибар күрсәтергә, хәрби батырлыклары һәм илебез өчен авыр елларда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе атнада, 13 майда, мөселманнар изге Рамазан ае — Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

«Барлык мәчетләрдә бәйрәм намазлары узачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең барлык нормаларын һәм таләпләрен үтәп, барысын да лаеклы итеп үткәрергә кирәк. Бу мөселманнар өчен бик җитди бәйрәм», — диде ТР Президенты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручыларга рәхмәт белдерде. Быел фестивальдә бөтен республикадан 65 мең бала катнашты, шуларның финалына 5,5 мең конкурсант җитте.

«Без гала-концертта булдык, барысы да бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу балаларны иҗади үстерү өчен уникаль мәйданчык. „Созвездие-Йолдызлык“ республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр тудыра», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм төрле мәдәни чаралар уздырганда яшьләр иҗат коллективларын активрак җәлеп итәргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100