news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты белән Бәһрәйн Короле Covid-19 вазгыяте турында сөйләште

Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә Татарстанда вазгыятьнең тизрәк рәтләнүен теләде.

Татарстан Президенты белән Бәһрәйн Короле Covid-19 вазгыяте турында сөйләште
https://tatarstan.ru/

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәһрәйн Короле Россия Президенты Владимир Путинга сәлам һәм иң яхшы теләкләрне тапшыруын үтенде.

Хәмәд бән Иса Әл Хәлифә хәбәр иткәнчә, ул коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә, Татарстандагы санитар-эпидемиологик вазгыятьне игътибар белән күзәтә. Король Рөстәм Миңнехановка һәм бөтен республика халкына бу авыр заманнарда теләктәшлек белдерде, вазгыятьнең тизрәк көйләнүен теләде.  

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короленә игътибары өчен рәхмәт әйтте. 

Дөньяви эпидемиологик вазгыять яхшыргач, алар киләчәктә хезмәттәшлек итүгә һәм турыдан-туры багланышларга өмет белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100