Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанның Бутлеров урамындагы тарихи биналарны карады
ТР Президентын Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин озатып йөрде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Бутлеров урамындагы тарихи биналарны карады. Бу хакта ул Twitter социаль челтәрендә белдергән.
ТР Президентын Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һ.б.лар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсен, медицина шәһәрчеген, «ГИДУВ» КДМА Консультатив-диагностика үзәген, Казан Галимнәр йортын, Вахитов скверын күздән кичерде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының "В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе - борынгы психиатрия учреждениесе.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының "В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" урын фондлары буенча Россиядә иң эре дәвалау учреждениесе, аның 5 филиалы бар - алар Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камада. Хастаханәдә яхшы җиһазланган лаборатория, диагностика бүлмәләре, массаж һәм дәвалау-физкультура кабинетлары булган физиотерапия бүлеге бар. Пациентларга төрле махсус медицина ярдәме күрсәтелә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз