Горький исемендәге Яшел Үзән заводында яңа патруль корабле төзүгә старт бирелде

Тантаналы чарада РФ Хәрби диңгез флоты командующие адмирал Владимир Королев катнашты

 (Яшел Үзән, 8 май, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Сергей Котов» яңа патруль кораблен төзүгә старт бирелде. Яңа буын кораблен «Төньяк проект–конструкторлык бюросы» ААҖ проектлаган.
Хәрби диңгез флоты өчен яңа судно төзүгә старт бирү тантанасында РФ Хәрби диңгез флоты командующие адмирал Владимир Королев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, ТР Дәүләтт Советы депутаты, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов, «Төньяк проект–конструкторлык бюросы  ААҖ 22160 проектының баш конструкторы Алексей Наумов катнашты.
Ренат Мистахов чарага җыелучыларны сәламләде һәм мәртәбәле кунакларның заводка килүе, бүген предприятиенең Татарстан һәм Россия җитәкчелеге ярдәме белән актив үсеш алуын аңлата, диде.
"Бүген безнең завод өчен генә түгел, республика һәм РФ Хәрби диңгез флоты өчен дә бик мөһим вакыйга, дип саныйм. Җиңү көне алдыннан Советлар Союзы Герое исеме йөрткән яңа корабльне төзи башлыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел без заводның 120 еллыгын билгеләп үтте. 2,8 мең кеше сугышта катнашкан, 830 ы гына кире әйләнеп кайткан. Сугыш елларында 5 мең кеше җиңү өчен хезмәт куйган. Бу традицияләр бүген дә сакланган. Горький исемендәге завод судно төзү буенча база предприятиеләренең берсе, шул исәптә Хәрби диңгез флоты өчен дә. Бу традицияләргә безнең ветераннар нигез салган, дип саныйм. Традицияләр сакланып кына калмаган, ә арткан да".

"Чыннан да, бүген безнең бөек, көчле Россия державасы, Хәрби диңгез флоты, корабчылар һәм конструкторлар өчен истәлекле вакыйга. Бүген, 8 майда, Җиңү көне алдыннан яңа заманча Россия яңа заманча флот төзи. Сез барыгыз да белә, Бөек Ватан сугышында Җиңү җиңел бирелмәгән. Барлык фронтларда моряклар Җиңүне якынайтту өчен тырышкан. Әлбәттә, алар иң ышанычлы техникада, иң заманча корабльләрдә булган", - диде сәламләү чыгышында Владимир Королев.
Главнокомандующий заводның казанышлары, аның кече хәрби катерлар, десант корабльләре, шулай ук «Татарстан» һәм «Дагестан» ракета корабльләре, «Град Свияжск» кече ракета корабле һ.б. төзүен сөйләде. «Сергей Котов» яңа патруль кораблен төзүгә якынча 3 ел китәчәк, киләчәктә ул Кара диңгездә хезмәт итәчәк, диде адмирал.
Аннары ТР Президенты завод хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.