news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлы госпитальне карады

Татарстанда коронавирусны йоктыруның яңа очраклары өчен 200 урын, шул исәптән кислород бирү дә каралган.

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 белән авыручылар өчен вакытлы госпитальне карады
http://tatarstan.ru/

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә булды, анда йогышлы авырулардан дәвалану өчен вакытлы госпиталь булдырылган. Республика җитәкчесенә 15 бригада төзелгәнлеге турында хәбәр иттеләр, кирәк булган очракта медицина персоналы саны ике тапкыр арттырылачак.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов барлык дүрт блокны карады. Анда төрле форматтагы 200 урын булдырылган, шул исәптә кислород бирү дә каралган.

«Безнең әзер булуыбыз мөһим. Кешеләргә ашыгыч ярдәм итәргә мөмкин булсын өчен техник җиһазлар да, табиблар да, шәфкать туташлары да, санитарлар да.әзер булырга тиеш», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген медицина персоналына зур эш йөкләнгән, моның өчен аларга өстәмә акча түләнәчәк.

«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин табиб, шәфкать туташы, фельдшер, ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләргә өстәмә акча түләү турында игълан итте. Без барыбыз да аларның үз-үзләрен аямыйча кешеләр сәламәтлеге өчен көрәшүләренә сокланып карыйбыз», — диде Татарстан Президенты.

Вакытлыча госпитальдә табиблар эшенең төгәл схемасы, ягъни маршрутизатор эшләнгән. Ул кергәндә дезинфекцияләүдән башлап, медицина персоналының гамәлләрен координацияли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100