news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады

Япониядән белгечләр җәлеп итеп, Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау буенча мобиль комплекс ясаганнар.

Миңнеханов Covid-19ны диагностикалый торган Россиядә беренче мобиль комплексны карады
http://tatarstan.ru/

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Covid -19 коронавирусыннан авырулар дәвалана торган Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина персоналының эш шартларын тикшерде. Республика җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин белән селектор киңәшмәсеннән соң ук табиблар янына килде.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хастаханәнең махсус зонасында булыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов регламент буенча тиешле барлык санитар-эпидемиологик процедураларны үтте һәм махсус саклагыч костюм киде. Аны Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин озатып йөрде.

«Оешма табиблары Татарстанда йогышлы авыруларны тиз диагностикалау өчен булдырылган беренче мобиль комплексны кабул итте. Мобиль комплексны Россия-Япония командасы эшләде. Комплексны җитештерү Казанда һәм Токиода җайга салынган», дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Мобиль комплекс зур булмаган чемоданга охшаган, система санаулы минутларда әзер була. Комплекс кан анализы алу өчен тиешле шартлар тудырылган һәр бинада эшли ала. Ул 10-20 минутта 10 патогенга кадәр мультидиагностика үткәрергә мөмкинлек бирә, шуннан соң 99,98 процент төгәллек белән нәтиҗә бирә.

Мобиль комплексны эшләтү өчен биоматериалны классик ысул белән — йоткылык өстеннән алу да җитә. Җайланманы чыгара торган Казан предприятиесе өч сменада эшли дә башлаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100