Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт халыкка һәм бизнеска ярдәм итү буенча яңа чаралар пакеты әзерли
Мишустин сүзләренә караганда, ул ярдәм чараларын эшләү мәсьәләсендә Путин белән даими элемтәдә тора.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коронавирустан зыян күргән халыкка һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа чаралар пакетын әзерли. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Без Президент (Россия) Владимир Путин белән даими рәвештә элемтәдә, тагын нәрсә эшләргә мөмкин булуын исәплибез, уйлыйбыз», — дип сөйләде Мишустин.
Элегрәк «Татар-информ»Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның үз-үзеңне изоляцияләү шартларында бизнеска ярдәм итү чаралары турында үзмәшгульләр белән фикер алышуын хәбәр иткән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз