Рөстәм Миңнехановның торак милекчеләре ширкәтләре өчен дә имтихан кертү тәкъдимен РФ төзелеш һәм ТКХ министры хуплады

“Торак йорт белән идарә итү – катлаулы механизм һәм ул һөнәри әзерлек таләп итә”, - дип белдерде Михаил Мень

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күп фатирлы торак йортлар белән идарә итүче компанияләр генә түгел, торак милекчеләре ширкәтләре (ТМШ), торак-төзелеш кооперативлары җитәкчеләре дә үз квалификациясен дәлилләү имтиханнарын тапшырырга тиеш. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында “Торак-коммуналь хуҗалык-2015” форумы пленар утырышында әнә шундый тәкъдим белән чыкты.

Татарстанда идарәче ширкәтләр карамагында 11 мең 75 йорт (64 процент) исәпләнә, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары йортларның 32 процент өлеше белән идарә итә – 5 мең 628 торак йорт.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, идарәче ширкәтләр эшчәнлеген лицензияләү процедурасын кертү берникадәр тәртип урнаштырырга ярдәм итте, әмма торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак-төзелеш кооперативлары моннан читтә калды, ә алар карамагындагы йортлар өлеше шактый зур (югарыда әйтелгәнчә, – 32 процент). Бу җәһәттән, Татарстан лидеры барлык төр оешмаларның да квалификациягә имтихан тапшырырга тиешлегенә басым ясады.

РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень журналистларга интервью биргән вакытта: “Без бүген Рөстәм Миңнеханов белән фикер алышканнан соң, барлык төр идарәче оешмалар да бертигез шартларда булырга тиеш, дигән карарга килдек. Димәк, идарәче ширкәтләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре барысы да имтихан бирергә тиеш – шулай гадел булачак. Кешегә транспорт белән идарә итү өчен дә рөхсәт таныклыгы бирелә бит, ә йорт белән идарә итү,  чыннан да, – катлаулы механизм һәм ул һөнәри әзерлек таләп итә, димәк, бу өлкәдә белемне исбатлау зарур”, - дип белдерде. Министр тиешле норматив-хокукый база әзерләп, бу инициативаны гамәлгә кертү мәсьәләсе белән шөгыльләнүне үзенең урынбасары Андрей Чибиска йөкләгән.

Михаил Мень билгеләп үткәнчә, квалификацион имтихан 100 сораудан тора, аларның 86сына дөрес җавап бирелергә тиеш, юкса идарәче ширкәт җитәкчесе яки аның урынбасары имтиханны кабат тапшырырга тиеш булачак. Министр, үткәрелгән имтихан нәтиҗәләре буенча, бу өлкәдә норматив-хокукый базаны белмәүчеләр ачыклануын да яшермәде.

Искәртеп узабыз: күп фатирлы йортлар белән идарә итү өчен лицензияләү процедурасы 2014 нче елның 1 нче сентябрендә старт алды. Татарстанда лицензияләүнең беренче этабы булган имтиханны 403 җитәкче уңышлы тапшырган, 367 квалификация аттестаты бирелгән. Беренче этапны үткән 219 идарәче оешмадан лицензия алу өчен заявкалар кабул ителгән. 131 заявканы карау нәтиҗәсендә, 115 идарәче ширкәткә лицензия бирү турында карар кабул ителгән, 16 компаниягә кимчелекләрен бетерү кушылган.  

Рөстәм Миңнеханов шулай ук торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен сыйфат һәм бәя мәсьәләсендә стандартлар системасын гамәлгә кертү тәкъдимен дә яңгыратты. “Торак-коммуналь хезмәтләрдән канәгатьсезлеген халык хакимият адресына юллый, ә хакимиятнең шушы өлкәдә эшләүчеләр буйсынырга тиешле таләпләре һәм стандартлары булырга тиеш”, - дип белдерде Татарстан лидеры. Михаил Мень аның бу инициативасын да хупланды.