Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: 8 Март - мәхәббәт, соклану һәм рәхмәт хисләре тантана итә торган көн
Россия Президенты Владимир Путин барлык гүзәл затларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин барлык гүзәл затларны 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Хатын-кызлар дөньяга гармония, наз, матурлык алып килә, ана мәхәббәте бүләк итә, шул ук вакытта бөтен җирдә дә һәм барысына да өлгерә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә югары үрләргә күтәрелә, ышанычлы булулары һәм эшкә җаваплы мөнәсәбәтләре белән үзләренә карата хөрмәт уята, диелә тәбрикләүдә.
«Сез бу дөньяга гармония, наз, матурлык алып киләсез һәм көчле, чиста хис – ана мәхәббәте бүләк итәсез. Үзегезне балалар тәрбияләүгә багышлыйсыз, алар өчен борчыласыз һәм кайгырасыз, аларның уңышларына шатланасыз һәм горурланасыз, лаеклы кешеләр булып үссен, тормышта уңышка ирешсен өчен барысын да эшлисез», - диде ул.
Путин билгеләп үткәнчә, балалар турында кайгырту, хатын-кызлар үз туганнарына бүләк итәргә тырышкан гаилә җылысы – мактауга лаеклы авыр хезмәт ул.
«Шул ук вакытта сез бөтен җирдә дә һәм барысына да өлгерәсез, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә югары үрләргә күтәреләсез, ышанычлы булуыгыз, эшкә җаваплы мөнәсәбәтегез белән үзегезгә карата хөрмәт уятасыз. Бу - теләсә кайсы һөнәр өчен мөһим булган сыйфатлар», - диде дәүләт башлыгы.
«Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! 8 Март – мәхәббәт, соклану һәм рәхмәт хисләре тантана итә торган көн. Бу тойгылар безнең барыбызны да берләштерә. Сезне тагын бер тапкыр ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим. Йөзегездән елмаю китмәсен, бәхетле булыгыз», - дип сүзен төгәлләде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз