news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Татарстанда барлык чикләү чаралары гамәлдә кала

Ул эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә кушты.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда авырулар санының тотрыклы темпы саклана, аз гына кимү күзәтелә. 8 гыйнварга республикада коронавируслы 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә — 94 кеше.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан пандемия вакытында 1481 кешенең гомере өзелгән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары саклануын искәртте.

«Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Таләпләрне бернинди йомшарту булырга тиеш түгел. Барысын да барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк», — дип ассызыклады премьер-министр.

Ул, коронавирус ситуациясе буенча хәл яхшыруга таба барса да, эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, республикада 2 млн 293 мең 281 кеше вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясаткан, 1 млн 862 мең икенче компонент алган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 569 мең 683 кеше кабаттан вакцинацияләгән. Медицина оешмаларында җитәрлек күләмдә — 454 мең доза вакцина бар. Прививканы 170 вакцинация пунктында ясатырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100