news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Казан» агросәнәгать паркындагы хәйрия акциясен хуплады

Республика җитәкчесе Казанда фермерлар өчен иң эре сәүдә мәйданчыкларының берсенең эше белән танышты.

Татарстан Президенты «Казан» агросәнәгать паркындагы хәйрия акциясен хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аз керемле гражданнар өчен сыйфатлы фермерлык продуктлары җыю буенча «Казан» агросәнәгать паркында уза торган хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты халыктан иң кирәкле продуктлар, шул исәптән сөт продукциясен дә сатып алды һәм мохтаҗлар өчен махсус суыткычта калдырды», — диде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов бүген «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды һәм сәүдә мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты.

Элегрәк агропромпарк дирекциясе, Казанда яшәүчеләрне сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен, фермерларга аена бер сумга сәүдә урыннары бирү буенча акция игълан итте.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100