ТР Президенты Катарга рәсми эш сәфәре кыла

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Доха шәһәренә (Катар) эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Катар Яшьләр эшләре һәм спорт министры Сәлах бән Ганем Әль Гали каршы алды.

ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак.

Аерым алганда, бүген ул Катар Дәүләте икътисад һәм сәүдә министры Шәйх Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әль Тани белән очрашырга ниятли. Яклар хезмәттәшлек өчен перспективалы юнәлешләр буенча, шул исәптән икътисад буенча фикер алышырга җыеналар. 

Иртәгә, 2015 елның 8 декабрендә, Татарстан Президенты Катар Дәүләте Әмире Галиҗәнапләре Шәйх Тамим бән Хәмәд Әль Тани белән, шулай ук Катар Премьер-министры – Эчке эшләр министры Шәйх Габдулла бән Насыйр бән Хәлиф Әль Тани белән очрашырга планлаштыра. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Катарның Инвестицяләр белән идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашачак. Шулай ук Татарстан Президенты планнарында – «Qatar Foundation» Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды җитәкчелеге белән очрашу. 

Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан икътисад һәм сәүдә министры Альберт КәримовТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.