Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия-Мисыр эшлекле советы рәисе Михаил Орлов белән очрашты
Очрашу кысаларында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә проектлар әзерләү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Мисыр эшлекле советы рәисе Михаил Орлов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу кысаларында анда катнашучылар Мисыр компанияләре белән эшлекле элемтәләрне үстерү буенча уртак гамәлләр кылу, шулай ук сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә проектлар әзерләү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агиев, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз