news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов “Гидравлик машиналар һәм системалар” төркеме компаниясе башлыгы белән очрашты

Әлеге компания Россиядә һәм БДБ илләрендә нефть-газ комплексы, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җиһазлар җитештерүдә эре оешма.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә нефть-газ комплексы, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өчен җиһазлар җитештерүдә эре оешмаларның берсе – “ГМС" төркеме идарә компаниясе генераль директоры Артем Молчанов белән очрашуы узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда яклар актуаль юнәлешләр, шул исәптән сәнәгать өлкәсендә дә, үзара хезмәттәшлек буенча фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot