news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән тәбрик итте

Дәүләт башлыгына бүген 69 яшь тулды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады. Дәүләт башлыгына бүген 69 яшь тулды. Котлау текстын ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

«Татарстанның күпмилләтле халкы һәм шәхсән үз исемемнән лидерыбыз — Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинны туган көне белән тәбрик итәм! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер телим. Ватаныбыз киләчәктә дә чәчәк атсын, илебез тормышы имин булсын!» — диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100