news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров 12 октябрьдә Башкортстанда очрашачак

Татарстан Президенты Күмертауга барачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров 12 октябрьдә Башкортстанда очрашачак
Фото: https://www.instagram.com/khabirovradii/?hl=ru

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Петербург газ форумында очрашты. Форумда төшкән фото белән Радий Хәбиров Инстаграмдагы аккаунтында уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов 12 октябрьдә Күмертауга барырга җыенуын әйтте. Шулай ук форумда ул Башкортстан стендын карады һәм экспозицияне мактады.


Күмертауда «Россия вертолетлары» холдингы заводларының берсе — Күмертау авиацион җитештерү предприятиесе (КумАПП) урнашкан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot