news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов балаларны мәҗбүриләп дингә тартуны тыя торган закон имзалады

Шулай ук, чит илдә укыган дин белгечләре дә эшли башлаганчы Россиядә аттестация узарга тиеш булачак.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законга үзгәрешләр кертүне раслады. Үзгәрешләрнең берсе балаларны мәҗбүриләп дини берләшмәләргә кертүне тыюга бәйле.

«Кече яшьтәге балаларны дини берләшмәләргә тарту, шулай ук аларны ирексезләп яки әти-әниләренең рөхсәтеннән башка аларга дин укыту тыела», — дип язылган Президентның рәсми порталында чыккан документта.

Моннан тыш, «Россиядә яшәүләре хупланмый» дигән карар кабул ителгән чит ил кешеләре, шулай ук экстремистик эшчәнлек өчен хөкем ителгән кешеләр дини төркем җитәкчесе яки катнашучысы була алмый.

Шулай ук, чит илдә укыган дин белгечләре дә эшли башлаганчы Россиядә аттестация узарга тиеш булачак.

Дини төркемнең эшчәнлеген дәвам итү турында белешмәне Россия Юстиция министрлыгына тәкъдим итү ешлыгы да үзгәрә. Хәзер моны елына кимендә бер мәртәбә эшләргә туры киләчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республиканың «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр» турындагы законына үзгәрешләр кертүне Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында кабул иттеләр дип язган иде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100