news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Иннополиста яңа төзелеш проектын күрсәттеләр

Архитекторлар сәүдә биналарының һәм күңел ачу мәйданчыкларының мәйданын арттырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнехановка Иннополиста яңа төзелеш проектын күрсәттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Иннополисны киләчәктә үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Казанның спутник-шәһәрен төзү планын «Т+Т» архитектура бюросы белгечләре әзерләгән. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнехановка яңа торак кварталлары проектларын күрсәттеләр. Алар уртача биеклектәге арендага йортларны, шулай ук эконом- һәм комфорт-класслы шәхси йортларны төзүне күздә тота.

Параллель рәвештә офислар һәм фәнни-җитештерү үзәкләре төзү күздә тотыла. Әлегә күпфункцияле комплекс һәм офис-җитештерү кластерын төзергә карар иткәннәр.

Моннан тыш, архитекторлар сәүдә биналарының һәм күңел ачу мәйданчыкларының мәйданын арттырырга тәкъдим итте. Сүз шул исәптән Иннополиста аутлет-авыл булдыру турында да бара.

Татарстан Президенты сүзләренчә, шәһәрнең торак фонды беренче чиратта анда эшләүчеләргә юнәлтелергә тиеш. Димәк, торак һәм эш урыннары балансын төгәл үтәргә кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов инженерлык һәм социаль инфраструктура объектларын системалы үстерү зарурлыгын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100