news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны яңа флешмобта катнашырга чакырды

Теләге булган һәркемне акциядә катнашырга чакырган ролик республика башлыгының Instagram битенә урнаштырылган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны #ДайПять флешмобында катнашырга өндәде.

Видеода Рөстәм Миңнеханов флешмобның төп таләбен үти — ак аюга «биш» бирә.

Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән әлеге флешмоб «Бердәм Россия» партиясенә теләктәшлек күрсәтү билгесе булырга мөмкин. Алдагы сайлау бюллетеньнәрендә бу партия бишенче юлда язылган. Моннан тыш, роликның төп героеның берсе булган ак аю - партиянең символы да.


news_right_1
news_right_2
news_bot