news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Түбән Камада яшүсмерләргә электроскейтбордта йөрергә өйрәнәсе килүен әйтте

Түбән Камага эш сәфәре вакытында республика җитәкчесе ике мәгариф оешмасы төзелешенә старт бирде һәм шәһәрнең берничә объектын карады.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Түбән Кама шәһәренә сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләргә үзенең электроскейтбордта йөрергә өйрәнергә теләвен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы экстрим-парк төзелешенең беренче этабы нәтиҗәләре белән танышты. Ул яшүсмерләр белән аралашты, урам спортының үзен кызыксындырган төрләре турында сөйләде.

«Минем электрик тактам бар, хәзер шунда йөрергә өйрәнәсем килә. Мин су өстендә тактада йөри беләм, ә менә монысында – әлегә юк», — диде ул. Егет-кызлар Татарстан Президентына яңа спорт мәйданчы өчен рәхмәтләрен белдерде.

«Безнең өчен бу шәһәребездәге мөһим вакыйга. Яңа скейтпарк төзелеше яңа мөмкинлекләр дә бирә, һәм без халыкны спортның экстремаль төрләре белән кызыксындырачакбыз», — диде яшь спортчыларның берсе.

Миңнеханов егетләрнең инициативлылыгын хуплады. «Алга», — диде ул яшь спортчыларны рухландырып. 

Экстрим-паркны Казанның Legato Sports Architecture фирмасы төзи. Монда скейтборд, роликларда, самокатларда йөрү өчен махсус мәйданчыклар булдырылган, ике катлы күзәтү мәйданы бар.

Төзелешнең икенче этабында күнегүләр зонасы, тренажерлар мәйданчыгы, спорт инвентарьларын прокатка бирү пункты, җәмәгать туклану оешмалары ачу планлаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100