news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк

Туры эфир 10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә республика телеканалларында һәм социаль челтәрләр туры эфирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Туры эфир барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары, республика үсеше турында да сөйләячәк. Республика халкыннан килгән сорауларны туры эфир барышында алып баручылар Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов Татарстан Президентына бирәчәк.

Президентка сорауларны Татарстан-24 телеканалы редакциясе телефоны (8843)224-24-24) яки социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. Сораулар Вконтакте социаль челтәрендә (https://vk.com/nashtatarstan) Татарстан Республикасы рәсми төркемендә яки Инстаграмда (https://www.instagram.com/tatarstan_official/) Татарстан Республикасы бергәлеге директына кабул ителә.

Сораулар 9 сентябрьгә 21.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.     .

news_right_1
news_right_2
news_bot