Анатолий Геллер Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде

Яңа эш урынында Анатолий Геллер мәгълүматлаштыру һәм цифрлаштыру мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Анатолий Геллер Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Шул турыдагы карарны 5 сентябрьдә Россия Хөкүмәте имзалаган. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул моңа кадәр Мәгълүматлаштыру хезмәте идарәсе белән җитәкчелек иткән. Яңа эш урынында Анатолий Геллер мәгълүматлаштыру һәм цифрлаштыру мәсьәләре өчен җавап бирәчәк.

  • Анатолий Яковлевич Геллер 1978 елның 18 октябрендә Чаллыда туган. Чаллы дәүләт педагогика институтының филология факультетын, КДУның юридик факультетын һәм Россия Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе Мәскәү дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең «дәүләт һәм муниципаль идарә» факультетын тәмамлаган. 2000-2001 елларда төрле оешмаларда инженер-программист булып эшләгән; 2001-2005 елларда «Тодрес-Т» ҖЧҖ җитәкчесе; 2005 – 2007 елларда «Инвестэнергосервис» ҖЧҖ юристы; 2007-2009 елларда Татарстан Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары; 2009-2010 елларда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт заказы җитәкчесе, эшләр белән идарә итүчесе;  2010-2017 елларда Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары. Аннары ул Ростехнадзор җитәкчесе ярдәмчесе, соңыннан шул ведомствода Мәгълүматлаштыру идарәсен җитәкләгән.