news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Зур Казан боҗрасы һәм Вознесение тракты төзелеше белән танышты

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Миңнеханов Зур Казан боҗрасы һәм Вознесение тракты төзелеше белән танышты
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы объектлар төзелеше һәм ремонты, шулай ук юл проектлары мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышта катнашты. Объектлары сафка бастыру сроклары, материаллар һәм махсус техника кайтару турында фикер алыштылар.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә Несмелов урамыннан М7 «Волга» трассасына кадәр булган юл төзелеше турында фикер алыштылар. Эш барышы турында Рөстәм Миңнехановка Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Соңыннан утырышта катнашучылар Вознесеине трактындагы Гвардейская урамыннан М7 трассасына кадәр юл участогындагы эшләр барышы белән танышты. Эшләр ике этапта башкарылыр дип планлаштырыла, беренче этап — Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр юл төзелеше.

«Вознесение тракты Казаннан М7 федераль трассасына чыга торган бишенче төп юл булырга тиеш. Юл төзелешенең якынча срогы — биш ел», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы төзелешенә дә игътибар бирде.

Утырыш ахырында Татарстан Президенты чаңгы узышлары һәм биатлон буенча тренировкалар һәм ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзелеше белән дә танышты. Әлеге объект Казанның Тынычлык бистәсендә төзелә.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100