news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов субъект башлыклары йогынтысы буенча рейтингта алтынчы урында

Татарстан Президенты «бик көчле йогынтылы» төбәк башлыклары төркеменә керә.

Рөстәм Миңнеханов субъект башлыклары йогынтысы буенча рейтингта алтынчы урында
Владимир Васильев

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектлары башлыклары йогынтысы буенча төзелгән рейтингта алтынчы урынны алды. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Май аенда Рөстәм Миңнеханов рейтингның сигезенче баскычында иде. Эксперт мәгълүматларына караганда, июнь аенда республика җитәкчесен күтәргән тренд Владимир Путинның аның яңа срокка чыгу ниятен хуплавы белән бәйле.

Топ-3 рейтингы үзгәрешсез калды. Беренче урында — Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә — Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, өченчедә-Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиянең иң йогынтылы 100 сәясәтчесе исемлегенә керүен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot