Рөстәм Миңнеханов: Кулланучылар кооперациясе һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итте

Казанда кулланучылар кооперациясе һәм зур челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмә узды.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Кулланучылар кооперациясе кебек форма социаль мәсьәләләрне һәрвакыт хәл итәргә тиеш иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул турыда Кулланучылар кооперациясе һәм зур челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Казан кооператив институты базасында узды. Анда Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында Дмитрий Зубов Россия кооперация университетының оператив офисын Казан институты базасына күчерү турында карар кабул ителгәнлеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген авылда кулланучылар кооперациясенә альтернатива юк. Ерак авылларда яшәүчеләрне беренче чиратта кирәкле товарлар белән ничек тәэмин итәргә, анда ничек барып җитәргә һәм әзерләү системасын ничек эшләтергә — бу мәсьәләләрне кулланучылар кооперациясе хәл итә.

Президент республикада авылларда ваклап сатуны оештыру өчен автолавкалар булдыру программасы һәм беренче чиратта кирәкле товарларны ерак авылларга илтү чыгымнарын компенсацияләү программасы барлыгын искәртте. Моннан тыш, автолавкалар эшчәнлеген контрольдә тоту системасы да бар. Ул шулай ук Татарстан өчен кулланучылар кооперациясе системасы өчен кадрлар әзерләү бик мөһим булуын әйтте.

«Безгә башка төбәкләр белән элемтә оештырылуы кызыклы. Шуңа күрә без Россия кооперация университетының оператив офисын Казанга күчерү турындагы Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге карарын тулысынча хуплыйбыз. Теләсә кайсы процесста иң мөһиме - кешеләр һәм белемле кадрлар. Кулланучылар кооперациясе өчен белгечләр бары тик белем бирү учреждениеләрендә генә әзерләнергә мөмкин», - диде республика җитәкчесе.