news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Якутия башлыгы Айсен Николаев килде

Бүген республикада Якутия көннәре башланып китте.

Казанга Якутия башлыгы Айсен Николаев килде
tatarstan.ru

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген республикада Якутия көннәре башланып китте. Чаралар программасына IT-проектлар күргәзмәсе, «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы, спортчылар арасында милли спорт төрләре буенча иптәшләрчә очрашулар, кино күрсәтү, Россиядәге төрки телле халыкларның әдәбиятларын үстерү, Татарстан һәм Якутия хезмәттәшлеге өчен фәнни-тикшеренү проектлары турында түгәрәк өстәлләр кертелгән.

«Татарстан Республикасында Саха Республикасы (Якутия) көннәрен тантаналы ачу иртәгә, 8 июньдә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мәйданында булачак», — диде Лилия Галимова.

Шулай ук республикага килгән команда өч көн дәвамында Татарстанның дәүләт идарәсе юнәлешендәге иң яхшы практикаларын өйрәнү буенча интенсив узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100