news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин: “Мамадыш районы планлы рәвештә үзгәреш кичерә”
ТР Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Мамадыш, 7 июнь, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Соңгы 5-7 елда Мамадыш районы базар шартларында үзен тапты һәм планлы рәвештә үзгәреш кичерә. Бүген Мамадыш шәһәре ипподромында узган Сабантуй бәйрәмендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.
“Мин Мамадыш районында Сабан туенда әле беренче мәртәбә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Миннем халкыбыз бәйрәмен республиканың һәр районында карыйсым килә”.
“Мамадыш районы үзгәреш кичерә, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Яңа объектлар һәм юллар төзелә. Быелдан башлап мамадышлыларның республика үсешенә керткән өлеше артыр дип уйлыйм: районга актив рәвештә инвесторлар килә”. ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Сабантуй ачылышында ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең сәламләү хатын укыды.
Быелгы Сабантуй әләмен Мамадыш районының абсолют батыры Виктор Гурьев күтәрде. Мамадыштагы бәйрәм ярышлар оештырыла торган мәйданчыкларның компактлы урнашуы белән үзенчәлекле иде: тамашачылар барлык ярышларны да карый алды.
Мамадыш районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Сабантуйның тарихы татар халкының тарихы кебек үк ерак гасырларга барып тоташуы хакында сөйләде. “Бәйрәмнең йолалары һәм ярышлары кешелеклелек, изгелек һәм гаделлек белән сугарылган”, - дип өстәде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районы алдынгыларына тантаналы төстә ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабантуйга Удмуртиядән республика Парламенты Рәисе Александр Соловьев җитәкчелегендәге делегация дә килгән иде. “Безнең республикалар һәрвакыт яхшы күршеләр булды, - диде ул. – Миндә Мамадыштагы Сабантуйдан җылы һәм яхшы тәэсирләр генә калачак. Без сезнең бәйрәмне тирәнтен аңладык. Анда ел саен катнашырга тырышачакбыз”.
Александр Соловьев Мамадыш районы башлыгына картина бүләк итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot