Татарстанның гарәп илләре белән хезмәттәшлеге өчен барлык шартлар да тудырылган, дип саный Минтимер Шәймиев

Татарстанның гарәп илләре белән хезмәттәшлеге өчен барлык шартлар да тудырылган, дип саный Минтимер Шәймиев

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мәдәни җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашуда ТР ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрының беенче урынбасары Линар Латыйпов, Согуд Гарәбстаны Корольлеге ягыннан Халыкара мәгълүмат буенча министр урынбасары, ярдәмче Габдел Газиз Абу Салама, министр киңәшчеләре Ауд Аль-Бади, Абдалла Фарадж, Фад Аль-Абрани һәм башкалар катнашты.

“Татарстанга вакыт табып, зур иҗади коллектив белән килүегез өчен үз исемемнән, күпмилләтле республика халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм”, - дип, Минтимер Шәймиев бүгенге очрашуның гамәлгә ашу тарихын да сөйләп узды. Илбашы әйтүенчә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясенең Татарстанга визиты хакындагы нияте, РФ Президенты Владимир Путинның Согуд Гарәбстаны Патша галиҗәнәпләре белән узган очрашуыннан соң туа. “Татар халык мәкале “егет сүзенең бер булуы ”турында сөйли. Сез куйган максатыгызга тугрылыклы калдыгыз, сезнең Татарстанга эш сәяхәте миндә тирән кичерешләр уята”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты мәртәбәле кунакларга.

Согуд Гарәбстаны дәүләтенең агымдагы елның февраль аенда Минтимер Шәймиевне дәрәҗәле бүләк – Фейсал короле исемендәге Премия белән бүләкләве уңаеннан да, Илбашы республика һәм Россия мөселманнары исеменнән делегация вәкилләренә олы рәхмәтен ирештерде. Мәгълүм булганча, бу премия Согуд Гарәбстаны короле Абдалла ибн Абдель-Азиз тарафыннан, РФ Президенты Владимир Путинның, Минтимер Шәймиев катнашындагы Якын Көнчыгыш иленә эш сәфәре кысаларында бирелде. Фейсал исемендәге Хәйрия фондының бүләкләү комиссиясе Татарстан Президентының толерантлык, милли һәм дини яңарыш идеяләрен раславын югары бәяли. Шул вакытта Минтимер Шәймиев премияне тәшкил иткән 200 мең долларны хәйриячелеккә юнәлтәчәген билгеләп узган. “Әлеге премия Россия җәмәгатьчелеге даирәсендә киң таралыш алды”, - ди Минтимер Шәймиев. Республика башлыгы 2007 елның Татарстанда Хәйрия елы буларак игълан ителүен билгеләп узып, әлеге премия белән бәйле рәвештә, мохтаҗлыклар туганда аларны канәгатьләндерү мөмкинлеген ассызыклады. “Дөрес, ярдәм итү юлларын болай да табарга була, әмма премиянең өлешенә басым ясалганда, ул күңелләрдә бөтенләй башкача уелып кала”, - дип шәрехләде Президент югары премиянең әһәмиятен.

“Россия, аерым алганда, Татарстан Республикасы белән гарәп дөньясы илләре арасында элемтәләрнең ныгый баруына бик шатбыз”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук Ислам конференциясе Оешмасы кысаларында Татарстанда Яшьләр форумы делегатларының да булуын искәртеп узды һәм аларның Россия төбәкләре, шул исәптән, Татарстан мөселман яшьләре белән хезмәттәшлек җепләрен урнаштыруга омтылышларына уңай бәясен җиткерде.

“Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстаны Корольлеге көннәрен үткәрү кысаларында, Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мәдәни җитәкчелегендәге дәрәҗәле делегация Татарстан белән танышу, шул ук вакытта үзләренең мәдәни казанышларын күрсәтү максатын күзаллый”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев журналистларга биргән интервьюсында. “Россия Президенты Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә эш сәфәреннән соң, ике арада икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү генә түгел, ә мәдәни багланышларны ныгыту процессы да башланды”, - ди Илбашы.

“Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мәдәни абруйлы дәүләт эшлеклесе генә булып калмыйча, төрле елларда төрле юнәлешләрдәге министрлыклар белән идарә иткән, шуңа күрә очрашу кысаларында мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек элемтәләре хакында фикер алышу белән генә чикләнмәдек. Әмма РФ дә Согуд Гарәбстаны көннәре кысаларында, Татарстанда да бу көннәрне уңышлы һәм файдалы уздыру турында сөйләшүгә төп игътибар юнәлтелде”. – дип ассызыклый Минтимер Шәймиев журналистларга очрашуның асылын. “Бу беренче тарихи һәм бик кыю адым, без бу борынгы искиткеч мәдәниятнең нечкәлекләре белән танышырга тиешбез. Бүген Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны мәдәният министрлыклары арасында хезмәттәшлекне раслаучы меморандум имзаланды”, - ди ул. Килешүнең ныклыгын дәлилләүче мисалларның берсе - Айяд Әмин Мәдәни Татарстанның иҗат төркемнәрен Согуд Гарәбстанына чакырып калган.

Минтимер Шәймиев очрашуда христиан һәм ислам дөньясы арасында мөнәсәбәтләр мәсьәләсе кузгатылганын да хәбәр итте. “Иң мөһиме, без хәзер элемтәләрне ныгытуга тирән өлешебезне кертәбез, Татарстан бу процесста әһәмиятле ролен башкара”, - дип саный республика Президенты.

Айяд Әмин Мәдәни үз чиратында, Татарстанда Согуд Гарәбстаны көннәрен үткәрү кысаларында, Президент Минтимер Шәймиевкә Казан Кремлендә очрашу мөмкинлеге тудырылганы өчен рәхмәтен җиткерде. “Без Россиянең күпмилләтле һәм күпмәдәниятле ил булуын һәм аның бербөтен дәүләт булып яшәвенә җитди игътибар һәм кызыксыну белдерәбез”, - ди ул.

Гарәп журналистларының берсенең: “Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез” дигән соравына, Минтимер Шәймиев түбәндәгечә җавап бирде. “Татарстан Ауропа илләре белән чагыштырганда, Согуд Гарәбстаны һәм башка гарәп дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итүгә берникадәр соңрак тотынды”, - дигән фикердә республика җитәкчесе. Моны ул Россия һәм гарәп илләре арасындагы элемтәләрнең элегрәк торгызылуы зарурлыгы белән аңлатты. “Бүгенге көндә барлык юллар да ачык, икеяклы кызыксыну булуы – иң мөһиме. Гарәп илләре ягыннан хезмәттәшлек өчен барлык шартлар да тудырылган”, - дип саный Президент.

Согуд Гарәбстаны Корольлеге кунаклары иртәгә ТР дәүләт сынлы сәнгать музеена, Казан хореография училищесына барырга ниятли. Программада шулай ук “Кол Шәриф” мәчетендә Җомга намазын уку каралган. Милли сәнгать галереясында Согуд Гарәбстаны Корольлеге экспозициясе ачылуы, “Корстон” кунакхканә-сәүдә-күңел ачу комплексында Корольлекнең туй киемнәре күргәзмәсе, фольклор коллектив чыгышы көтелә. 9 июньдә алар “Болгар” тарихи-архитектура тыюлыгы белән танышса, 10 июньдә Теләче районында татар милли бәйрәме - Сабантуйны тамаша кылырга җыена.