Рөстәм Миңнеханов: “Дуңгыз ите базарындагы хәл – федераль дәрәҗәдә кайбер түрәләрнең хаталануы нәтиҗәсе”

Рөстәм Миңнеханов: “Дуңгыз ите базарындагы хәл – федераль дәрәҗәдә кайбер түрәләрнең хаталануы нәтиҗәсе”

(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Татарстан Министрлар Кабинеты РФ Хөкүмәтенә Россия дуңгыз ите базарында килеп туган хәл уңаеннан нык борчылу белдерелгән хат җибәргән.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Республика хакимиятләренең федераль үзәккә мөрәҗәгать итүенә дуңгыз итенә бәяләрнең, узган ел белән чагыштырганда, ике мәртәбә диярлек (бер килограмм өчен 60тан 32 сумга кадәр) кимүе сәбәп булган. “Без моны форс-мажор хәл, федераль дәрәҗә кайбер түрәләрнең хатасы итеп бәялибез, - диде ТР Премьер-министры. – Бу хаталар бизнеска бик зур зыян сала”. Ул шулай ук Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе нигезендә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ашыгыч рәвештә җирле дуңгыз үрчетүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары (тапшырылган итнең бер килограммы өчен 5 сум күләмендә) күрсәтү турында карар кабул итте.

Р.Миңнеханов фикеренчә, килеп туган әлеге хәлгә карамастан, республиканың төрле районнарында эре дуңгызчылык комплекслары төзүче инвесторларга үз проектларын туктатырга кирәкми. “Башка юл юк – заманча производство булдыру, иң югары дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле булу зарур, - дип билгеләп үтте ул. – Россия Хөкүмәтендә кемнеңдер импортерлар өчен квоталар ачуы – уза торган хәлләр”.

Сүзен йомгаклап, ТР Премьер-министры республика Министрлар Кабинетының мөрәҗәгатенә җавап итеп, федераль үзәк “дөрес карар кабул итәр” дигән өмет белдерде.