Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татар посткроссинг сервисында теркәлде
ТР Президенты «Татмедиа» әдәби кафесы стендыннан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар посткроссинг платформасында - «Миллиард.Татар» сайты һәм бөтен дөнья буйлап креатив кәгазь открыткалар белән алмашу максатыннан булдырылган «Хатлар йорты» сервисының уртак проектында теркәлде.
ТР Президенты «Татмедиа» әдәби кафесы стендыннан өч открытка сайлап алды һәм хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт открыткаларны өч адрес (Ереван, Актүбә һәм Казан) буенча җибәрергә тәкъдим итте.
Адресатлар Рөстәм Миңнеханов җибәргән открыткаларны почта аша алачак. Хәзер сервистан файдаланучыларның үз хатын шәхсән ТР Президентына җибәрү мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз